Центральная библиотека

“Ватанны саклау – изге бурыч”

#Россияхалыклармәдәнимирасыелы
#Татарстандацифровизацияелы
#125летМензелинскийМЦБ#юбилей
#Аюавылыкитапханәсе
#Ватаннысаклаучыларкөне
22 февраль көнне Аю авыл китапханәсе Ватанны саклаучылар көне уңаеннан,“Миләшкәй” балалар бакчасында “Ватанны саклау – изге бурыч” исеме астында тематик сәгать үткәрде. Балаларга кешелек барлыкка килгәннән бирле тормышта ир-егетләрнең төп бурычы яклаучы-саклаучы, гаилә бөтенлеген тәэмин итүче икәнлеге аңлатылды һәм шушы теманы яктырткан хикәя, шигырьләр укылды.
Максат: Кечкенә яштән патриотик тәрбия бирү.
Бурыч: гаиләдә бабайларга, әтиләргә хөрмәт тәрбияләү.