Центральная библиотека

“Карт белән төлке”

#НашиИстокиЧитаемфольклор
#Россияхалыкларымәдәнимирасыелы
#Аюавылы китапханәсе
#125летМензелинскийМЦБ#юбилей
21 нче февраль Халыкара туган телләр көнендә Аю авыл китапханәсе “Миләшкәй” балалар бакчасы белән берлектә "Безнең тамырлар. Фольклор укыйбыз" исеме астында узучы төбәкара акциядә катнашты. Фольклор - hәр халыкның алыштыргысыз байлыгы, халыкның талантын, сәләтен һәм тапкырлыгын күрсәтә торган авыз иҗаты.
Балаларга “Карт белән төлке” әкиятен укып анализ ясадык.Татар халык әкиятләре геройлары буенча викторина үткәрелде, балалар белән бергәләп аларның кайсы әкиятләрдән булуын таптык.
Максат: халкыбызның мәдәни мирасын үсеп килүче буынга пропагандалау.
Бурыч: әкиятләр нигезендә балаларга яхшылык һәм яманлыкны аерырга ойрәтү.