Центральная библиотека

"Туган тел-иң якын тел"

#Россияхалыкларымәдәнимирасыелы
#Татарстандацифрлаштыруелы
#125летМензелинскойМЦБ
#ТатМөшегеавылкитапханәсе
21 нче февраль Халыкара Туган тел көне дип билгеләп үтелә.Халыкара туган тел көнендә барлык телләрдә тигез дип таныла.Туган телебезнең кадерле булуын,торган җиребезнең кадерле булуын без иң элек туган телебездән тоябыз.Туган тел ул акыл сандыгы.Туган тел дөньяны танып белү,өйрәнү -төшенү өчен тылсымлы алтын ачкыч,үзара аралашу коралы.Бу көнне Тат.Мөшеге урта мәктәбенең башлангыч сыйныф укучылары белән "Туган тел-иң якын тел" исемле әңгәмә үтте,күргәзмә куелды.Укучылар белән шигырьләр укыдык,табышмаклар чиштек,күренекле язучыларның тел турындагы фикерләре укучыларга җиткерелде.Максат:туган телгә,ана телебезгә мәхәббәт тәрбияләү.