Центральная библиотека

"Безнең тамырлар. Фольклор укыйбыз"

#Россияхалыкларымәдәнимирасыелы
#Татарстандацифровизацияелы
#Тауастыбайларавылы китапханәсе
#125летМензелинскийМЦБ#юбилей
21 нче февраль Халыкара туган тел көнендә Тауасты Байлар авыл китапханәсе "Безнең тамырлар. Фольклор укыйбыз" дигән төбәкара акциядә катнашты. Фольклор - hәр халыкның алыштыргысыз байлыгы, халыкның талантын hәм сәләтен күрсәтә торган авыз иҗаты. Без бүген балалар белән татар халык авыз иҗаты турында сөйләштек. Безне кече яшьтән озатып килгән мәкальләрне, сынамышлар, тизәйткечләрне искә төшердек. Табышмакларга җаваплар таптык. Шулай ук халкыбызның матур гореф-гадәтләренә, фольклор әсәрләренә тукталып үттек.