Центральная библиотека

"Бикбау - батырлар төбәге"

#Россияхалыклармәдәнимирасыелы
#Татарстандацифровизацияелы
#Бикбауавылкитапханәсе
#125летМензелинскийМЦБ#юбилей
15 февраль Афганстан җиреннән совет гаскәрләре чыгарылган көн.Шул уңайдан 19 февраль көнне "Әфганстан яши күңелдә" исеме астында Әфган сугышы ветераннары белән очрашу үткәрелде."Батырлар төбәге" мемориаль комплексына чәчәкләр куелды.
1 минут тынлык белән сугыш кырларында һәлак булган каһарманнарны искә алдык.
Очрашуда Тукай районы Әфганчылар советы җитәкчесе Айбулат Мөнир улы Якупов һәм Рөстәм абый Әхмәтҗановлар катнашты.
Егетләребез китапханә каршында төзелгән Әфганчылар музеенда булдылар.Көн тәртибендә күрсәтелгәнчә:
1.Батырлар төбәге 2022 фестиваленә әзерләнү буенча
2."Бикбау - Батырлар төбәге" гимнын раслау
3.Кайнар нокталарда хезмәт иткән авылдашларның исемнәрен мәңгеләштерү өчен йортларга элмә такталар урнаштыру хакында киңәшләштеләр,фикерләрен әйттеләр.
Соңыннан мәдәният йортында концерт карадылар. Рөстәм абый "Бикбау - батырлар төбәге" җырын һәм тагын афганстан турында язган җырларын башкарды.Очрашуыбыз бик җылы һәм җанлы узды.
Җир йөзендә сугышлар башка кабатланмасын.Яшь егетләрнең гомерләре вакытсыз өзелмәсен,ата-аналар кайгы яше түкмәсен иде.Кеше җиргә яшәү өчен яратылган.Ә сугышлар алар безнең йөрәк яралары,мәңге төзәлмәс йөрәк яралары...