Центральная библиотека

Афганстан

#Россияхалыкларымәдәнимирасыелы
#Татарстандайифровизацияелы
#Тулбайавылыкитапханәсе
#125летМензелинскийМЦБ#юбилей
15 февраль Афганстан җиреннән совет гаскәрләре чыгарылган көн.Шул уңайдан авылыбыз клубында, авылдашларыбыз афганчылар белән очрашу кичәсе утте.Тулбай авылы китапханәчесе Билалова И кичәдә катнашты.Кичәгә күрше авыллардан да кунаклар килгән иде.Рөстәм абый Әхмәтҗанов афганстан турында язган җырларын башкарды.Афганчыларыбыз үзләре турында сөйләп үттеләр,күрше авылдан килгән кунагыбыз, афганчы да авылдашларыбыз белән хәтирәләре белән бүлеште.
Авылыбыз җирлеге башлыгы Аксюкова Ильмира Салихҗан кызы афганчыларыбызны котлады,бүләкләрен тапшырды.Кичә түгәрәк өстәл артында дәвам итте.