Центральная библиотека

"Язучы - кеше булып калуы белән бөек"

#Россияхалыклармәдәнимирасыелы
#Татарстандацифровизацияелы
#Бикбауавылкитапханәсе
#125летМензелинскийМЦБ#юбилей
18 февраль көнне язучы Рәфкать Кәрамигә 80 яшь тулды.Россия Федерациясенең һәм Татарстан республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре,Гаяз Исхакый исемендәге премия лауреаты,күренекле язучы Рәфкать Кәрами исеме әдәбият сөючеләргә яхшы таныш. Аның үз заманы кешеләренең күңел талпынышларын тасвирлаган дистәләрчә кече күләмле,җыйнак лирик хикәяләре һәм юмор-сатира әсәрләре бар.Арада балаларга атап язган хикәяләре дә байтак.
Р.Кәраминең прозасында кешеләр арасындагы катлаулы мөнәсәбәтләрне,рухи һәм әхлакый каршылыкларны,яшәүнең мәгънәсе,матди байлык,мәхәббәт,гаилә,бәхет кебек фәлсәфи категорияләр яктылыгында тасвирлаган әсәрләре дә байтак.Бүген китап укучыларны шундый әсәрләрнең берсе "Йөрәгемне ут алган" повесте беләнтаныштырып үтелде.Әсәрдән өзекләр укыдык,фикерләр алыштык."Язучы - кеше булып калуы белән бөек" дип аталган китап күргәзмәсенә күзәтү ясалды.
Максат:Рәфкать Кәрами иҗаты белән якыннан танышу; аның әсәрләренә карата кызыксыну уяту; укучыларда китап укуга мәхәббәт тәрбияләү.