Центральная библиотека

"Пәйгамбәребезнең киңәшләре"

#Татарстандацифрлаштыруелы
#Россияхалыкларымәдәнимирасыелы
#125летМензелинскойМЦБ#юбилей
#Исламдиненкабулитүгә1100ел
#НаратлыКичүавылкитапханәсе
2022 нче елның 21 нче маенда Идел буе Болгар дәүләтенең рәсми рәвештә Ислам динен кабул итүенә 1100 ел була. Шул уңайдан 17 нче февраль көнне Наратлы-Кичү авылы мәдәният йортында авылдашлар, дин кардәшләребез өчен "Пәйгамбәребезнең киңәшләре" дигән исем астында кичә үткәрелде. Кичәдә Коръән аятләрен уку, мөслимәләр өчен яулык бәйләү буенча мастер класс күрсәтү булды. Кичәне авылыбызның остабикәсе Зәкеева Гөлзар апа алып барды. Аның җитәкчелегендә дин нигезләре өйрәнгән шәкертләр чыгышы барыбызны таң калдырды. Матур итеп гарәпчә Коръән аятләрен укучыларны тын да алмый тыңладык. Теләк буенча белгән догалар уку да бик ошады. Олылар гына түгел, яшьләрнең дә дога белүләре сөендерде. Гөлзар апа бик күп дәлилләр китереп Коръән китабы турында аңлатты. Үзендә булган өйрәнү өчен кирәкле китаплар белән таныштырды. Кичәбезнең соңгы өлешендә Гөлзар апа яулык бәйләүнең 2 ысулын күрсәтте. Башка катнашучылар да үзләренең осталыклары белән уртаклаштылар. Кичәдә 20 кеше катнашты.