Центральная библиотека

“Сибелә чәчәк”

#Мензелинскаяцентральнаябиблиотека
#125МензелинскойМЦБ#юбилей
#ГодкультурногонаследиянародовРоссии
Бүген, 17 февраль көнне, үзәк китапханәнең уку залында “Минзәлә” район газетасы каршында эшләп килүче “Сибелә чәчәк” әдәби берләшмәсенең утырышы узды. Җирле авторларыбыз Наҗия Пучкова (әдәби берләшмәнең җитәкчесе), Гүзәлия Исламова, Нәкирә Лутфрахманова, Сәхия Федотова, Гөлнара Ахметшина, Лениза Якиева, Зөлфия Равилова, Мөслимә Гайниева иҗат елларына хисап тоттылар, киләчәккә ниятләре белән дә уртаклаштылар. Сөйләшү барышында татар теле язмышы, яшь иҗатчыларны үстерү, берләшмәнең эшен активлаштыру турында да сүз барды. Кунаклар шулай ук үзәк китапханәдә урнашкан якташ язучыбыз Рәшит Гәрәй музее белән дә таныштылар.