Центральная библиотека

Муса Җәлил

#ГодкультурногонаследиянародовРоссии
#ГодцифровизациивреспубликеТатарстан
#125летМензелинскойМЦБ#юбилей
#ТатМушугинскаясельскаябиблиотека
Муса Җәлил-олылар һәм балалар өчен иҗат иткән онытылмаслык бөек шагыйрь ул.15 нче февраль -аның туган көне.Шагыйрь балаларны бик яраткан,аларны аңлый белгән,алар турында шигырьләр язган.Шушы уңайдан "Тамчыкай"балалар бакчасында"Муса Җәлил-балалар өчен"исемле әңгәмә үтте.Балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр белән шагыйрьнең тормыш юлы,иҗаты белән таныштык."Кызыма","Әтәч","Сәгать","Карак песи","Гөлләрем"шигырьләрен укыдык,балалар рәсемнәр ясадылар,уеннар уйнадылар. Максат:шагыйрь иҗатына мәхәббәт хисләрен тәрбияләү.