Центральная библиотека

"Герой шагыйрь - Муса абый"

#Россияхалыкларымәдәнимирасыелы
#Татарстандацифровизацияелы
#125летМензелинскойМЦБ# юбилей
#Аюавылкитапханәсе
15 февраль көнне Аю авыл китапханәсе "Миләшкәй" балалар бакчасында герой - шагыйрь М. Җәлил иҗатын балаларга таныту максатында, "Герой шагыйрь - Муса абый" исеме астында әдәби сәгать үткәрде. Китапханәче шагыйрьнең тормышы һәм Минзәлә шәһәренә бәйләнеше белән таныштырды, балалар өчен язылган шигырьләрен укыды. Балалар "Карак песи", "Әтәч" һәм "Сәгать" шигырьләрен яттан сөйләделәр.
Максат: М. Җәлилнең тормыш юлы һәм балалар өчен иҗаты белән танышу,