Центральная библиотека

Әфган

#Россияхалыкларымәдәнимирасыелы
#Әтрәклеавылкитапханәсе
Безнең Әтрәкле авылыннан Әфган сугышын кичергән ике егетебез Нургалиев Монаһир һәм Солтангалиев Биктимер кичергән.
Бүген алар һәм тагын бик күп әфганчылар өчен бик кадерле, истәлекле көн. Сезне, якыннарыгызны авыр кайгыларга салган, яшьлек чорыгызның аянычлы ул еллары гомерегез буе сезне озата бара.Сезгә, якыннарыгызга тыныч, бәрәкәтле тормышлар телибез. Саулык -сәламәтлек,гаиләләрегез өчен олы терәк булып, кадер-хөрмәттә яшәргә язсын. Авыл китапханәсендә Солтангалиев Биктимер белән очрашу үткәрелде. Катнашучылар аның истәлекләре,фото- альбомнары белән таныштылар.Киләчәктә илебез чиген сакларга баручы ир-егетләребезгә андый авыр сугышлар күрергә, аларның әти-әниләре,якыннарына борчулар кичерергә язмасын иде.
Хөрмәтле әфган сугышы ветераннары,барыгызны да бәйрәм белән котлыйбыз!