Центральная библиотека

"Дарите книги с любовью"

#ГодкультурногонаследиянародовРоссии
#ГодцифровизациивРеспубликеТатарстан
#125летМензелинскийМЦБ#юбилей
#НаратлыКичускаясельскаябиблиотека
14 февраль Халыкара китап бүләк итү көне.Наратлы-Кичү авылы китапханәсе"Дарите книги с любовью"акциясендә катнашты.Әлеге акциянең төп максаты китапларны саклау, китапханәләргә туплап бару. Беркемгә дә сер түгел, китап иң яхшы бүләк. Ләкин хәзерге технологияләр заманында кешеләр яхшы китап уку зур канәгатьләнү хисе биргәнен онытып баралар.
Шушы акция ярдәмендә китапның тәрбияви мөһим булган әһәмиятен аңлату да тора.
Авылыбыз китапханәсенә, даими китап укучыларыбыз Корбанова Гөлназ, Асылхузина Венера китаплар бүләк итте. Журналист, драматург Равил Сабыр җибәргән 10 китапны да Венера апа китапханәгә җиткерде. Китапханә исеменнән аларга рәхмәт хатлары бирелде.