Центральная библиотека

"Мензелинский край: история и современность"

#Россияхалыкларымәдәнимирасыелы
#Татарстандацифрлаштыруелы
#125летМензелинскойМЦБ#юбилей
#Әтрәклеавылкитапханәсе
Китапханә - ул һәркем чакырылган, һәркем көтеп алынган мәдәни мирас булган изге бер урын. Элек- электән халкыбыз китапны, укырга теләүчеләрне олылаган, хөрмәтләгән . Бик авыр заманнарда да китап уку актуальлеген югалтмаган.Чөнки белемгә, яктылыкка омтылыш кешелекне яшәтә. Китап битләре шушы белемнәрне саклый, киләсе буыннарга җиткерә. Бүгенге көннәрдә, гаджетлар күп урынны алсалар да, китап беркайчан да игътибарсыз калмый, һәр китап үз укучысын таба тора.Габдулла Тукай исемендәге Минзәлә Үзәк китапханәсе республикада иң өлкән китапханәләрнең берсе санала. Быел бу китапханәнең оешуына 125 ел тула. Иң беренче бу изге, саваплы эшкә Минзәлә шәһәре мөгаллиме,математик Дмитрий Егорович Пушков алынган.Тормыш иптәше китапханәче булып хезмәт күрсәткән. Төрле елларда, төрле сынаулар үтеп, ләкин үзенең туры юлыннан тайпылмаган Үзәк китапханә эшенең тарихы белән кызыксынучыларны "Мензелинский край: история и современность" исемле китап белән танышырга чакырабыз.Әтрәкле авыл китапханәсендә "Китап дигән олы могҗиза"дигән баш астында күргәзмә куелды, һәм укучыларыбызга ел буе яңартылып тәкъдим итеп торылачак. Шулай ук Үзәк китапханәнең беренче филиалы булып торучы Әтрәкле авыл китапханәсенең тарихы белән дә укучылар таныша алалар.