Центральная библиотека

"Онытылмас еллар"

#ГодкультурногонаследиянародовРоссии
#ГодцифровизациивРеспубликеТатарстан
#125летМензелинскойЦБ
#НаратлыКичускаясельскаябиблиотека
Татар совет әдәбиятының күренекле вәкиле язучы,проза остасы,тәрҗемәче һәм җәмәгать эшлеклесе Ибраһим Газиның тууына 115 ел.1907 нче елның 4 нче февралендә Татарстан республикасы Кама Тамагы районы Иске Карамалы авылында ярлы крестьян гаиләсендә туа.1919-1924 нче елларда Тәтешле балалар йортында тәрбияләнә,шунда урта белем ала.1927 нче елдан әдәби иҗат эше башлана.Әдипнең иҗатының иң югары ноктасы Ватан сугышыннан соңгы елларга туры килә.Язучының иң зур әсәре"Онытылмас еллар".Бу әсәрне автор гомере буе эшли.Эчтәлеге белән ул татар халкы тормышындагы бер тарихи чорны ала.Трилогиянең һәр кисәгендә Татарстан җирендә булган чын тарихи вакыйгалар,революцион көрәш тасвирлана.Бу әсәре өчен Ибраһим Гази 1969 нчы елда Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясенә лаек була. Китапханәдә "Онытылмас еллар" исеме астында күргәзмә ясалды, китап укучыларга тәкъдим ителде. Бу трилогия турында фикер алыштык. Әдип1968 нче елдан 1971 ече елга кадәр ТАССР Язучылар берлеге идарәсенең рәисе була, ә1971 нче елның февралендә вафат була.