Центральная библиотека

"Язучының күңел яктысы"

#Россияхалыклармәдәнимирасыелы
#Татарстандацифровизацияелы
#Бикбауавылкитапханәсе
#125летМензелинскийМЦБ#юбилей
Татар язучысы,шагыйре,драматургы һәм әдәбият белгече-Галимҗан Хәмитҗан улы Гыйльмановка 65 яшь тулды.Шул уңайдан Бикбау авыл китапханәсендә "Язучының күңел яктысы"дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды.Китап укучыларны язучының тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырып үтелде һәм "Китек ай"повестен анализладык.Повестьнең беренче җөмләсен укыгач та,әсәр кызыксыну уята:"Әмирҗан белән Фәйрүзә бүген урман буеннан тере бала табып кайттылар...Бу җөмләне укуга башка әллә нинди уйлар килә:Әмирҗан белән Фәйрүзә кемнәр алар?Бала кемнеке?Аны кем ташлап калдырган һ.б.Алга таба аларның Гөлнара исемле кызлары булуын,ачуланышып өйдән чыгып киткән булуы ачыклана.Иркәләп-сөеп кенә үстергән кызларының бу кыланышын ата белән ана бик авыр кичерә.Менә шул авыр көннәрдә табылган бала аларга юаныч,күпмедер дәрәҗәдә күңел тынычлыгы алып килә.Бала мәшәкате белән мавыгып йөргәндә,Гөлнарадан гафу үтенеп,хат килеп төшә.Озакламый үзе дә туган өенә кайта.Баланы Гөлнара да үз итә.Соңыннан сандыктан килеп чыккан кииек ай Гөлнараның баласы булуын аңлата.Әсәр укучы көткәнчә( китап укыганда,барысы да яхшы тәмамлансын дип телибез), бөтенесенең дә бәхетле булуы белән тәмамлана.
Китап укучылар китапларны өйләренә укырга алдылар.