Центральная библиотека

"Орчык өмә"

#Россияхалыклармәдәнимирасыелы
#Татарстандацифрлаштыруелы
#125летМензелинскийЦБ#юбилей
#Культурадляшкольников
#ТатМөшегеавылкитапханәсе
Халкыбызның гаять тирән тәрбияви һәм әхлакый әһәмияткә ия булган,йола-бәйрәмнәре,гореф-гадәтләре бик күп. Ләкин кайберләре заманалар үзгәрү белән онытылып бара.Татар халкы элек-электән"Каз өмәсе","Өй күтәрү","Өй юу"өмәләрен күмәк эшләгәннәр,уен-көлке,җыр -бию,табышмаклар әйтешле уйнаганнар.Халкыбызның милли йолаларын искә төшерү,үткәненә ихтирам һәм кызыксыну уяту максатыннан чыгып Тат.Мөшеге мәдәният йортында К.А.Смирнова ис.Тат.Мөшеге урта мәктәп укучыларына "Орчык өмә"се күренеше күрсәтелде.Чарада Тат.Мөшеге авыл китапханәсендә эшләп килүче "Мирас"клуб берләшмәсенә йөрүчеләр катнашты.Балалар каба,йон көнҗәләсе,орчык кебек хәзерге вакытта сирәк очрый торган эш кораллары белән таныштылар,җырлы биюле уеннар уйнадылар.