Центральная библиотека

"Ислам нуры"

#Россияхалыклармәдәнимирасыелы
#Татарстандацифрлаштыруелы
#125летМензелинскойЦБ#юбилей
#ИделбуеБолгардәүләтендәисламдинекабулителүгә1100ел
#НаратлыКичүавылыктапханәсе
Идел буе Болгар дәүләтенең ислам дине кабул ителүгә 2022 елның 21 маенда 1100 ел була. Гарәпстанда ислам дине тарафдарларының Урта гасырларда дәүләт белән идарә итү, икътисад, мәдәният һәм фән өлкәсендә югары казанышларга ирешүе "мөселман цивилизациясе" дигән төшенчә барлыкка китерә. Урта гасырларда безнең борынгы төрки бабаларыбызның мәдәни һәм көндәлек тормышындагы яңарыш һәм алгарыш та, шиксез ислам динен кабул итү - мөселман цивилизациясенә кушылу белән бәйле була. Мөселманнар басып алынган илләрдә мәҗбүри исламлаштыру белән шөгыльләнмиләр, киресенчә алар җирле халыкны җәберләмәскә һәм гадел идарә итәргә тырышалар. Бу мәгълүматлар һәм гомумән ислам дине турында бик күп кызыклы китапларны китапханәдән табарга мөмкин. Идел буенда ислам динен кабул ителүгә 1100 ел уңаеннан Наратлы-Кичү авылы китапханәсендә "Ислам нуры" дигән күргәзмәсе ясалды һәм укучыларга тәкъдим ителде. Күргәзмә ел дәвамында тулыландырылып торачак. Максат: ислам дине турында мәгълүмат бирү, яшьләрне динебезгә якынайту.