Центральная библиотека

"Татьянин день"

#Россияхалыклармәдәнимирасыелы
#Татарстандацифрлаштыруелы
#125летМензелинскойЦБ#юбилей
#НаратлыКичүаылыкитапханәсе
25 январь Россиядә студентлар көне итеп билгеләп үтелә. Наратлы-Кичү авылы китапханәсе, мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә "Татьянин день" дип аталган очрашу кичәсе уткәрде. Студентлар үзләренең уку йортлары белән таныштырдылар, төрле өлкәдә осталыкларын күрсәттеләр. Мәктәпне искә төшереп, шаян сорауларга җавап бирделәр. Цифровизация елына багышлап төзелгән кроссворд чиштеләр, сүзләр төзеделәр. Кичә дискотека белән төгәлләнде. 9 студент, 8 яшүсмер, 3 олы кеше катнашты.