Центральная библиотека

"Гүзәл табигать җырчысы"

#ГодкультурногонаследияНародовРоссии
#ГодцифровизациивреспубликеТатарстан
#Бикбуловскаясельскаябиблиотека
#125летМензелинскойМЦБ#юбилей
Иван Иванович Шишкин-XlX йөзнең икенче яртысында Россия реалистик пейзажына нигез салучыларның берсе.И.И.Шишкин 1832 елның 25 гыйнварында Татарстанның Алабуга шәһәрендә туган.Ул Казанның мәдәни тормышында тирән эз калдыра,күп рәссамнар,мәдәният әһелләре,эшмәкәрләр белән тыгыз элемтәдә була.1897 елда Шишкин Казан сынлы сәнгать мәктәбенә рәсемнәрен,офортларын һәм 6 этюдын бүләк итеп бирә.Татарстан Республикасы Дәүләт сынлы сәнгать музеенда Шишкин әсәрләренең әһәмият ягыннан ученче урында торган,40нәкышь картинасын,25 рәсемне,400ләп гравюраны эченә алган тупланмасы бар.Алабугада Шишкин И.И.музей-йорты һәм музей территориясендә рәссамның һәйкәле куелган.
Рәссамның 190 еллыгына карата китапханәдә "Гүзәл табигать җырчысы" исемле күргәзмә куелды һәм китап укучылар белән күзәтү ясалды.