Центральная библиотека

"Борынгы татарларның ислам динен кабул итүе"

#халыклар мәдәнимирасыелы
#цифрлаштыруелы
#Идел буе болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүгә 1100 ел.
#Әтрәклеавылкитапханәсе
22 январь көнне авыл китапханәсендә "Борынгы татарларның ислам динен кабул итүе" дигән китап күргәзмәсе" куелды.Китапханәче укучыларны Бөек Болгар дәүләте, аның данлы тарихы,күренекле тарихи шәхесләребез Кол Шәриф, Кол Гали,Сөембикә турында  тарихчыларыбызның, төрле галимнәребезнең мәкаләләре белән таныштырды.
Ел буе яңартылып торылачак китап күргәзмәсе укучыларыбызда тарихи үткәнгә кызыксыну, милләтебезгә карата горурлык хисләре уятыр дигән максат белән оештырылды.