Центральная библиотека

"Холокост корбаннары-мәңге хәтердә"

Дөнья тарихында "Холокост" дип, 1941-1945 еллардагы Икенче Бөтендөнья сугышында төрле милләтләргә карата кылынган геноцид фаҗигасен атыйлар. 27 гыйнвар - Холокост корбаннарын искә алу көне. Шул уңайдан Тауасты Байлар авыл китапханәсендә "Холокост корбаннары-мәңге хәтердә" дигән китап күргәзмәсе төзелде. Авылыбыз яшьләре белән берлектә Холокост корбаннары истәлегенә багышланган батырлык сәгате үткәрдек.