Центральная библиотека

"Бердәмлектә көч"

#Россияхалыклармәдәнимирасыелы
#Татарстандацифровизацияелы
#Бикбауавылкитапханәсе
Сәламәтлек-зур байлык.
Сәламәт булу өчен,һәркем тырышырга тиеш.Сәламәт булырга теләсәң,иң беренче чиратта,яхшы тукланырга кирәк.Ашый торган ризыкта витаминнар булу бик мөһим.Шуңа күрә кешеләр ит тә,сөт ашамлыклары да,җиләк-җимеш тә ашарга тиеш.Ләкин һәр ризыкны норма белән генә ашау яхшы.
Көндәлек гигиена таләпләрен үтәү дә бик әһәмиятле: иртән физик күнегүләр ясарга, ашаганнан соң тешләрне чистартырга,өс һәм аяк киемнәренең чисталыгын сакларга,бүлмәне даими чиста тотарга һәм җилләтергә,атнага 2-3 тапкыр физкультура һәм спорт белән шөгыльләнергә,саф һавада күбрәк булырга кирәк.Үзеңне чыныктыру да мөһим эш булып санала.Мәсәлән,салкын су белән коену бик файдалы.
Шуны да истә тотарга кирәк:сәламәтлегегегезне сакларга теләсәгез,тәмәке тартмаска,аракы эчмәскә,начар кешеләр белән аралашмаска.Стрессларга бирешмәскә кирәк.
Сәламәтлек - зур байлык ул.Сәламәт тәндә-сәламәт акыл диләр.
13 январь көнне Бикбау авыл китапханәсендә төрле авыруларны кисәтү,дәвалау максатында авылыбызның шәфкать туташы Шайхуллина Г. белән берлектә әңгәмә узды.Бу чарада "Бердәмлектә көч"оешмасы членнары катнашты.Яңа елның беренче киңәшмәсендә оешма составы барланды,үзгәрешләр кертелде.Китапханә эшендә,узачак чараларда бердәм булып ,киңәшләшеп эшләү кирәклеге бурыч итеп куелды.