Центральная библиотека

"Тыюлыклар һәм милли парклар көне"

#халыклармәдәнимирасыелы
#укучыларөченмәдәният
#Әтрәклеавылкитапханәсе
#тыюлыкларһәммиллипаркларкөне
Россия күләмендә "Тыюлыклар һәм милли парклар көне" -экологлар календаренда чагыштырмача яңа дата. Аны 1997 елдан башлап билгеләп үтә башладылар.Нәкъ менә шул елны "Кыргый табигатьне саклау үзәге" белән "Бөтендөнья кыргый табигать фонды" ел саен бу көнне билгеләп үтү тәкъдиме белән чыктылар.11 гыйнвар көне дә юктан гына сайлап алынмаган, бу көнне 1916 елда Россиядә беренче -Баргузин дәүләт тыюлыгы оештырыла.
Махсус сакланучы мондый табигый территориялләрдә уникаль ландшафтлар һәм күп төрле хайваннар, үсемлекләр дөньясы беренчел халәтендә саклана. Китапханәдә шушы теманы яктырткан китап күргәзмәсе куелды, укучыларга тәкъдим ителә. Укучы балалар белән "Татарстан", "Мавыктыргыч Татарстан " исемле панорама -китаплар ярдәме белән республика буенча сәяхәт ясадык. Компьтер аша дөньяның атаклы тыюлыклары турында видео карадык.