Центральная библиотека

"Музей һәм балалар"

#Россияхалыкларымәдәнимирасыелы
#Татарстандацифровизацияелы
#Хуҗәмәтавылкитапханәсе
11 январь көнне Хуҗәмәт авыл китапханәчесе Гөлфинә Аминова
1 класс укучылары белән "Музей һәм балалар" дигән чара уздырды .Балалар халкыбызның гореф-гадәтләре белән таныштылар Музей – ул хәтер хәзинәсе. Халкыбызда кадерләп сандыкларда сакланган яки ваемсызлыкка очрап чәчелеп – аунап яткан халкыбызның мирасын туплау урыны . Татар халкының бай матди һәм рухи мирасын туплап, музей заллары халкыбызның иң борынгы дәверләрдән алып, хәзергә көннәргә кадәрге тарихын һәм мәдәниятен күрсәтүне төп бурыч итеп куя. Без яшь буынга моны җиткерергә тиеш.
Шул максат белән без балалар белән музейда очраштык.
Катнашты 16 укучы 2 зур кеше.