Центральная библиотека

Гимазетдинова Маһира Фатыйх кызы

#тупачавылы
#МинкультРТ
#отделкультурымензелинск
#УВойнынеженскоелицо
#Юбилей90яшь
Тупач авылында гомер итүче , хезмәт ветераны, бөтен гомерен мәктәпкә багышлаган Гимазетдинова Маһира Фатыйх кызы 90 яшьлек юбилеен билгеләп узды.
Гимазетдинова Маһира Фатыйх кызы 1932 елның 9 нче гыйнварында Минзәлә районы Күзкәй авылында туа . Күзкәй урта мәктәбенең 10 сыйныфын 1947 елны тәмамлый. 1947 елның сентябрь аенда Алабуга укытучылар әзерли торган институтка укырга кердем дип бүлеште хатирәләре белән Маһира апа. 2 ел укыгач, 7 еллык мәктәпләр өчен татар телчесе дигән диплом алып, Минзәлә районы Бикбау авылында юллама белән татар теле мөгаллимәсе булып эшли башлый . Бикбауда 2 ел укыткач, Тупач җидееллык мәктәпкәбенә эшкә кайта.Тупач авылында 2 ел укыткач, Колмия авылының җидееллык мәктәбенә завуч итеп җибәрәләр. 1957 нче елны яңадан Тупач авылына укытырга кайтып, тормышка чыгып 3 бала үстердем дип сөйли Маһира апа.1985 елга хәтле Тупач мәктәбендә укыта . 11 татар теле укытучысы әзерләгән шәхес ул безнең Маһира апабыз. Бүгенгесе көндә Маһира апа 6 оныгының, 4 оныкчыкларының яраткан дәү әбиләре. 10 гыйнвар көнне юбилее белән котларга Минзәлә районы администрациясе, Коноваловка авыл җирлеге башлыгы , китапханә, авыл клубы җитәкчеләре өенә бардылар. Хөрмәтле Маһира апага саулык -сәламәтлек, алга таба да якыннарын сөендереп яшәвен теләп калабыз.