Центральная библиотека

"Күңелле стартлар"

#Халыклармәдәнимирасыелы
#Укучыларөченмәдәният
#Кышкыканикуллар
#НаратлыКичүавылкитапханәсе
Кышкы каникуллар дәвам итә. 4 нче январь көнне Наратлы-Кичү авыл китапханәсе һәм мәдәният йорты хезмәткәрләре укучы балалар белән "Күңелле стартлар" дигән мавыктыргыч уеннар оештырдылар. Тышта саф һавада таудан шуу, чанада ярышлар үтте. Бина эчендә дә төрле кызыклы уеннар ярдәмендә җитез, өлгер уенчылар билгеләнде. Балалар бик теләп катнаштылар, баллы күчтәнәчләр белән сыйландылар. Катнашты 8 бала, 3 олы кеше.