Центральная библиотека

"Дөнья матур Такташ җырлаганча"

#халыклармәдәнимирасыелы
#укучыларөченмәдәният
#кышкыканикуллар
#Әтрәклеавылкитапханәсе
5 январь көнне китапханәдә язучы, шагыйрь, дәүләт эшлеклесе, күп еллар республикабызның Милли китапханәсен җитәкләгән, татар дөньясында бик күренекле, абруйлы шәхесебез Рәзил Вәлиевның туган көне - 75 яше тулу хөрмәтенә "Дөнья матур Такташ җырлаганча" исемле китап күргәзмәсе куелды, һәм укучыларга тәкъдим ителә. Яшьләр белән шагыйрьнең мәхәббәт турындагы шигырьләрен укыдык, һәм Рәзил Вәлиев сүзләренә язылган җырларын барладык.