Центральная библиотека

“Хәерле иртә!”

#Культурадляшкольников
#Зимниеканикулы
#НаратлыКичускаясельскаябиблиотека
3нче январь көнне Наратлы-Кичү авылы китапханәсендә Рафис Корбан иҗаты буенча “Хәерле иртә!” дигән поэзия сәгате булып узды. 1 нче январьда шагыйрь Рафис Корбанга 65 яшь тулды. Ул лирик һәм публицистик шигырьләр, җыр текстлары авторы буларак  билгеле, шулай ук аның балалар өчен язган китаплары да шактый. Чарада катнашучы балалар “Рафис Корбан иҗаты” дигән презентация карадылар, алган мәгълүматны истә калдыру максатыннан темага карата тест эшләделәр. Рафис Корбан шигырьләрен укыдылар, китапларын карадылар. Шулай ук, 2022 нче елның беренче китап укучысын билгеләдек. Иң беренче булып кечкенә укучылардан апалы сеңелле Бикбаева Амира һәм Арина булды. Алар
Р. Корбанның китапларын укырга алдылар. Зурлардан чарага ике баласы белән килгән Бузанакова Эльмира булды. Ул ял көннәрендә гаиләсен сыйларга "Татарская национальная кухня" китабын алды. Беренче китап укучыларыбыз истәлекле бүләкләр белән, чарада 😂катнашучы балалар татлы күчтәнәчләр белән өйләренә таралдылар.
Катнашты 6 бала, 2 олы кеше. Чарадагы күренешләрдән видеоролик ясалды һәм вк, инстаграм язылучыларына тәкъдим ителде.