Центральная библиотека

"Сандугач язмышлы шагыйрь"

#Бикбуловскаясельскаябиблиотека
#2022годцифразизации
3нче январь көнне Бикбау авыл китапханәсендә шагыйрь Зөлфәтнең 75 еллыгына карата "Сандугач язмышлы шагыйрь"дип аталган күргәзмә куелды.Яңа елның беренче китап укучылары белән китапларына күзәтү ясалды,шигырьләре укылды.
Узган гасырның туксанынчы еллардагы Зөлфәтнең шигъри иҗаты, күләм-сан ягыннан бермә-бер артуы белән бергә, күңел хис-тойгыларының, шигъри теленең яңадан-яңа төсмерләр, образлар белән тулылана баруы күзгә ташлана. Яшьлектә хәтергә сеңеп калган һәм кабатланмас моң-сагыш белән өртелгән мәхәббәт лирикасы, шигырьләрдәге чор-заман, халык-милләт, кеше язмышлары турында фәлсәфи уйланулар, гомумиләштерүләр укучыны битараф калдырмый, аны шагыйрьнең катлаулы һәм моңлы хис-тойгылар дөньясына алып кереп китә.
«Ике урман арасы» җыентыгы (1995) һәм шагыйрьнең туксанынчы еллардагы иҗат җимешләрен үз эченә алган күләмле «Йөрәгемне былбыл чакты» китабы (1999) өчен Зөлфәт 2000 елда Татарстан Республикасының Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә лаек була.
Китаплары китап укучыларның кулларына бирелде.
Максат:шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗаты белән тирәнтен таныштыру.
Катнашты:5кеше