Центральная библиотека

"Милләт каһарманы"

#Бикбауавылкитапханәсе
Яңа-2022 елга аяк бастык.
3 нче январь көнне Бикбау авыл китапханәсе үзенең беренче укучылары белән Айдар Хәлимнең 80 яшенә багышланган чара уздырды. "Милләт каһарманы" исемле китап күргәзмәсе язучы, публицист, җәмәгать эшлеклесе, ТР атказанган сәнгать эшлеклесе Айдар Хәлимгә багышланды. Күргәзмәдә язучының төрле елларда иҗат ителгән китаплары урын алды.
Татар әдәбиятының мактанычы һәм горурлыгы булган каләм ияләре арасында Айдар Хәлим лаеклы урын тота. Айдар Хәлимнең иҗаты күп кырлы. Айдар Хәлим татар шигърияте, татар прозасы, татар публицистикасы һәм татар әдәби-эссеистик тәнкыйте өлкәләрендә дә зур активлык белән эшли.
А.Хәлимнең беренче карашка исеме укучы өчен сәер яңгыраган "Хунвэйбин"романы белән таныштык.Бу роман милләтнең асыл үзенчәлеге,үткәне,хәзергесе һәм киләчәге турында.Әсәрдә чиксез олы талант белән тасвирланганы-бүгенге татарыбызның мәдәнияте,мәдәни тарихы.
Айдар Хәлимнең әсәрләре яхшылык белән явызлыкны аерырга,дуслык һәм хыянәтне аңларга,өмет һәм иман белән яшәргә өйрәтә.
Китаплары китап уку чыларга тәкъдим ителде
Катнашты:5 кеше