Центральная библиотека

“Балалар күңеленә юл”

#Культурадляшкольников
#Зимниеканикулы
#Бикбуловскаясельскаябиблиотека
3 нче январь көнне Бикбау авылы китапханәсендә Р.Корбан иҗаты буенча “Балалар күңеленә юл” дигән поэзия сәгате булып узды. Январь аенда шагыйрь Рафис Корбанга 65 яшь тулды. Ул лирик һәм публицистик шигырьләр, җыр текстлары авторы буларак  билгеле, шулай ук аның балалар өчен язган китаплары да шактый. Чарада катнашучы балалар “Капкорсак һәм Бавырсак”, “Минем туган көнемдә” китапларыннан шигырьләр тыңладылар, табышмакларга җавап бирделәр. Шулай ук, «Әкиятләр илендә» берләшмәсенең Яна 2022 елда беренче киңәшмәсе узды. Берләшмә членнары составы барлап чыгылды, узгәрешләр кертелде. Үткән елдагы оешма белән уздырылган чаралардагы фотоларны карап, кызыклы фикер алышулар булды. Оешма составында 5 бала. «Әкиятләр илендә» оешмасы членнары һәр узачак чарада катнашырга теләкләрен белдерделәр.
Катнашты 7 бала.