Центральная библиотека

“Яңа ел белән, дуслар!”

#Тугантелләрхалыкларбердәмлегеелы
#Демография
#Аюавылыкитапханәсе
31 декабрь көнне Аю авылы клубы каршында Аю авыл җирлеге, мәдәният хезмәткәрләре белән берлектә “Яңа ел белән, дуслар!” дип исемләнгән бал - маскарад уздырылды.
Бәйрәмне авыл җирлеге башлыгы Галимов А.М. ачып җибәрде һәм авылдашларны Яңа 2022 ел белән тәбрикләде.
Яңа ел тамашасы кызыклы уен – конкурслар, җыр - бию белән үрелеп барды. Кыш бабай һәм Кар кызы уеннарда актив катнашучыларга призлар, татлы бүләкләр бирде. Бәйрәм салют белән төгәлләнде.