Центральная библиотека

"Библиотека собирает друзей"

#ТуганТелләрһәмХалыкларБердәмлегеЕлы
#НаратлыКичүАвылыКитапханәсе
30 нчы декабрь көнне Наратлы-Кичү авылы китапханәсендә "Библиотека собирает друзей" исеме астында Яңа ел программасы үтте. Китапханәнең кечкенә дуслары белән кышкы табышмакларга, кроссвордларга җаваплар эзләдек, төрле авторларның кышка багышланган шигырьләрен укыдык. Кар йомарламнары белән төрле уеннар уйнадык, биедек, җырладык. Очрашу күңелле үтте. Киләсе елга планнар кордык, каникулларда очрашуларны билгеләдек.