Центральная библиотека

" Кышкы матурлык"

#ЯңаМәлкәнавылкитапханәсе
#Кышкы матурлык.#Минкайдаяшим
22 декабрь көнне Яңа Мәлкән авыл китапханәсе "Ләйсән" балалар бакчасында булды. Балалар белән сорау-әңгәмә уздырдык: балаларны тирә-юньгә игътибарлы булырга, кышкы матурлыкны күзәтә белергә, кыш, кар, кар бөртекләре, бәс, салкын сүзләрен ничек аңлаулары турында сорадык, кыш турында шигырь һәм әкиятләр укылды. " Кышкы матурлык" исеме белән китап күргәзмәсе ясап куелды, балалар китаплар белән таныштылар.
Шулай ук "Мин кайда яшим, аның кышкы табигате нинди, нинди кошлар кышлый? кебек сорауларга җаваплар алынды. Чара азагында балаларга күчтәнәчләр бирелде, балалар бакчасына ел буе китапханә эшенә актив булганы өчен грамота тапшырылды.