Центральная библиотека

Кыш җитү үзе бер күңелле, тылсымлы чор

#тугантелләрһәмхалыкларбердәмлегеелы
#культурадляшкольников
#Әтрәклеавылкитапханәсе
#кышкыкуркынычсызлыккагыйдәләре
Кыш җитү үзе бер күңелле, тылсымлы чор. Кыш- хуш исле чыршылар, матур бәйрәмнәр вакыты. Ләкин кышкы чорның үз көйсезлекләре, мәшәкатьләре һәм куркынычлары да бар. Саф һавада булу, хәрәкәтле уеннар уйнау һәрберебезне, бигрәк тә балаларны чыныктыра.Шуңа күрә, елның салкын сезонында дөрес итеп үзеңне тоту, киемнәрне дөрес итеп сайлау, куркынычсызлык кагыйдәләрен саклау бик мөһим. Китапханәдә балалар белән шушы кагыйдәләрне искә төшереп, әңгәмә үткәрелде. Бигрәк тә уйнарга чыкканда җылы итеп коры киемнәр кияргә, туңу билгеләре сизелсә, тизрәк өйгә кайтырга, иптәшләргә дә игътибарлы булырга, чана- чаңгыларда куркынычсыз урыннарда шуарга кирәклеге аңлатылды.Балалар бик ярата торган тимераякта шууның да аяныч очраклары булырга мөмкин. Бозлыкларда саклык чаралары, түбәләрдән ишелеп төшүче кар, боз сөңгеләре булу турында да сөйләштек.
Һәммәбез дә исән- сау булып, кышкы вакытның үзенә генә хас рәхәтлекләрен тоеп, рәхәтләнеп калыйк. Яңа ел бәйрәмнәрендә гирляндалардагы төсле утларның матурлыгына сокланыйк.Бернинди дә хәвеф-хәтәрләр булмасын,тормышларыбыз сөенечле шатлыклардан торсын!