Центральная библиотека

"Мәңгелек кеше"

#Туган телләрһәмхалыкларбердәмлегеелы. #ИскеИркәнәшавылкитапханәсе. 21 декабрь көнне китапханәдә Габдрахман Әпсәләмовның тууына 110 ел тулуга багышланган"Мәңгелек кеше"дип аталган китап кургәзмәсе һәм иҗатына багышланган күзәтү оештырылды.Габдрахман Әпсәләмов-егерменче йөз совет чоры татар әдәбиятының иң популяр каләм осталарының берсе,1911 елның декабрь аенда туган.Әдәби иҗат эше белән бик ирттә мавыга башлый,4 сыйныфта укыганда беренче шигырьләрен яза.1937 елда"Совет әдәбияты "журналында"Маһинур" исемле беренче хикәясе басылып чыга.Г.Әпсәләмов сугышның башыннан ахырына кадәр сугыш та катнаша ,совет солдатының батырлыкларына багышланган"Газинур"(1951),"Мәңгелек кеше"(1960)әсәрләре дөнья күрә.Медицина хезмәткәрләре,табиблар хезмәтенә ,тормышына багышланган, бугенге көнгә кадәр яратылып укыла торган "Ак чәчәкләр" романын (1966)яза.1959 елда "Сүнмәс утлар" романы өчен Татарстан Республикасының Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясына лаек була.