Центральная библиотека

"Юлга чыктым..."

#ТугантелләрһәмХалыкларбердәмлегеелы
#Аюавылкитапханәсе
Танылган шагыйрь, төрле жанрда зурлар һәм балалар өчен иҗат иткән, популяр җырлар авторы булган Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Н.Әхмәдиевның тууына 75 ел тулды. Шул уңайдан Аю авыл китапханәсендә "Юлга чыктым..." исеме астында китап күргәзмәсе куелды, язучы иҗаты буенча әңгәмә үткәрелде һәм китаплары укучыларга тәкъдим ителә.
Максат: Н.Әхмәдиев иҗатын пропагандалау.
Бурыч: китапханәгә укучылар тарту.