Центральная библиотека

"Эчсәң чәй - җанда җәй"

Чәй... Күңелне күтәреп җибәрүче, арыганлыкны бетерүче, тәнне сафландыручы. 15 нче декабрь халык-ара чәй көне уңаеннан Тауасты Байлар авыл китапханәсе мәдәният йорты белән берлектә "Эчсәң чәй - җанда җәй" дигән бик матур кичә үткәрдек.Шушы исем астында китап күргәзмәсе дә төзелде. Без бүген чәй hәм аның үзлекләре белән якыннанрак таныштык,чәй эчү серләре белән уртаклаштык, чәйнең файдасы, аның төрләре турында сөйләштек. Әлеге бәйрәмдә өстәл түрендә тарихи ядкәрь булып торган самовар да үз урынын алды. Бәйрәмебез мул табын артында төгәлләнде.