Центральная библиотека

"Кыш бабайның серле капчыгы"

#демография
#Кышбабайныңкапчыгы
#Әтрәклеавылкитапханәсе
Декабрь аена аяк басуга, балалар гына түгел, зурлар да ниндидер бер сихри могҗизалар алып килүче Кыш бабайны, Яңа елны көтә башлыйбыз.Шундый могҗиза көткән бер көнне, китапханәдә "Кыш бабайның серле капчыгы" исемле уен кичәсе үткәрелде. Чыннан да, Кыш бабайның капчыгы тулы сер иде шул : әкият геройларын тану, аларны язган авторларын белү, кызыклы табышмакларны чишү, мәкальләрне дәвам итү. Китаплар дөньясы белән дус булган балалар, андагы серләрне бик җиңел һәм тиз чиштеләр. Кыш бабайга дип инде шигырьләрен дә ятлап куйганнар. Китапханәче Кыш бабайга кагылышлы кызыклы мәгълуматлар белән таныштырды. 18 нче ноябрьдә туган көнен билгеләп үткән Кыш бабайга балалар матур теләкләрен дә яздылар : бер дә авырмаска, күп итеп карлар яудырырга, һәм Яңа ел бәйрәменә барлык балаларга да җитәрлек итеп күчтәнәчләр белән көтәбез ,-дип язганнар. Балаларның теләкләре кабул булсын,Туган җиребезгә тылсымлы, бәхетле Кыш бабай күңелле бәйрәм алып килсен!