Центральная библиотека

"Коррупциягә-ЮК!-дип әйтик"

#Демография
#Бикбуловскаясельскаябиблиотека
#Безкоррупциягәкаршы
9 декабрь коррупциягә каршы көрәш көне дип игълан ителгән . Шул уңайдан Бикбау авыл китапханәчесе Нуруллина "Коррупциягә-ЮК!-дип әйтик" дигән күргәзмә әзерләде, аңлату эшләре алып барды,буклетлар таратты.
Күргәзмә белән танышучылар коррупция төрләре һәм күренешләре турындагы язмалардан тыш, хокукый нигезләре белән дә таныша ала.Күргәзмәдә вакытлы матбугаттан мәгьлүмат, буклетлар,тәкьдим ителгән әдәбият исемлекләре урын алды.Ришвәтчелек проблемасы рус әдәбияты әсәрләрендә киң яктыртылган.А.Грибоедовның "Горе от ума",Н.Гогольнең "Ревизор","М.Салтыков-Щедринның "Господа Головлевы" әсәрләре китап укучыларда кызыксыну уятты. Ришвәтне алучылар гына түгел,бирүчеләр белән дә көрәшергә кирәк.Балаларны адашмыйча,урлашмыйча,намус белән яшәргә өйрәтү һәр ата-ананың бурычы булырга тиеш.Коррупциягә каршы көрәшне һәркем үзеннән башласа гына уңышка ирешү мөмкин булачак.