Центральная библиотека

Инвалидлар декадасы

#Тугантелләрһәмхалыкларбердәмлегеелы
#демография
#НаратлыКичүавылыкитапханәсе Мөмкинлекләре чикле булган, ягъни инвалидлар декадасы уңаеннан китапханә һәм мәдәният йорты хезмәткәрләре Хисаметдинова Рафкия апа һәм Нуретдиновлар гаиләсендә булдык. Рафкия апа күптән түгел аягына операция ясатып кайткан, өйдә таяк белән йөри. Шулай да күреп көрлеген югалтмаган 83 яшьлек әбиебез журналлар газеталарны даими карап бара. Аның китапларын алыштырдык, кечкенә күчтәнәчебезне тапшырдык. Ул сөенеп, рәхмәт укып калды. Нуретдиновлар гаиләсендә 3 инвалид: ирле хатынлы Рәшит һәм Наташа, Наташаның энесе Михаил. Алар бер-бер берсенә терәк булып яшиләр. Үзләре тырыш, эштә дә эшлиләр, мал да асрыйлар. Аларга да яңа китаплар тәкъдим иттек, күчтәнәчебезне тапшырдык. Китапханәнең күп китап укучылары да булып тора бу гаилә. Максатыбыз әйләнә - тирәдәге мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә карата игътибарны, шәфкатьлелек хисләрен арттыру. Чирне беркем дә сорап алмый, ул сынау кебек бирелә. Чиренең генә түгел, ә бәлки тирәсендәге кешеләрнедер?...