Центральная библиотека

3 декабрь - билгесез солдатларны искә алу көне.

#ТугантелләрһәмХалыкларбердәмлегеелы
#Дәвекавылыкитапханәсе
3 декабрь - билгесез солдатларны искә алу көне. Бөек Ватан сугышына китеп хәбәрсез югалган авылдашларыбыз бик күп. Кайбеләренең инде туганнары да хәзергесе көндә исән түгел. Мин китапханәче Сабутдинова Гүзәлия Нургалиева Газдәния апалар гаиләсендә булып, истәлекләрне яңарттык. Газдәния апаның әтисе Биктимиров Исмәгыйль беренче көннән үк сугышка китеп, ике аягын тездән өздереп, тормыш иптәше Гатифә әбигә фоторәсемнәрен сорап хат яза. Гатифә әби 3 баласы белән төшкән фоторәсемне җибәрә. Ә инде фото 1945 елның 19 мае көнне "Карадым һәм кире җибәрәм" дигән язу белән кире әйләнеп кайта. Ә хәтер китабында әтиләре 1942 елда вафат булган дигән белешмә бар. Газдәния апа әтисе һәм туганнары турында күз яшьләрсез генә сөйли алмый. Һәм бүгенге көнгәчә аларны көтеп яши.