Центральная библиотека

"Тормышта куркынычсызлык кагыйдәләре"

#тугантелләрһәмхалыкларбердәмлегеелы
#3декабрьинвалидларкөне
#Әтрәклеавылкитапханәсе
Кош очар өчен,кеше бәхетле булып яшәү өчен яратылган. Бәхетле булу өчен күп нәрсә : тамак тук, өс бөтен, көнкүреш уңайлыклары, сине яратучы якыннарың булу, тирә -юнеңдә тыныч тормыш, тирәлегеңдә сиңа ихтирамлы караш булу кирәк. Мәһабәт буй-сын, матур төс-бит, ныклы сәламәтлек, зирәк акыл да бер дә артык түгел. Әмма боларның барысы да булып та, миһербансыз, ихтирамсыз булучы кешеләр турында да ишетеп, белеп торабыз.
"Кешелекле булу һөнәр түгел, һәркемнең кулыннан килә торган нәрсә. Яшәүнең нигезе -игелеклелек, бер-береңә ярдәм кулы сузу" ,-дип язган Фаяз Дунай бик хаклы.
Сезне авылдаш кызыбыз Марданова Диләрә белән таныштырасым килә. Тормышта зур сынауларга дучар булып та, һәр җирдә үз урынын табарга тырышып яшәүчебез ул. Китапханәче Диләрә белән "Тормышта куркынычсызлык кагыйдәләре" исемле темага әңгәмә уздырды. Диләрә ул бик актив кеше : үткәргән чараларда фотограф буларак ярдәмчебез ул безнең. Мөслимнең Политехника техникумында укый, шуңа күрә юлда да күп йөрергә туры килә аңа. Повар -кондитер һөнәре киләчәктә дә үзенә бик кирәкле һөнәр булачак. Диләрәгә, аны яратучы гаиләсенә киләчәктә дә олы өметләр белән, сау- сәламәт булып, бер-берсенә терәк булып яшәүләрен теләп калабыз.