Центральная библиотека

Халыкара инвалидлар көне буларак билгеләп үтелә.

#Тугантелләрһәмхалыкларбердәмлеге елны
#Инвалидларкөне
#ЯңаМәлкәнавылкитапханәсе
Һәр елны 3 декабрь – Халыкара инвалидлар көне буларак билгеләп үтелә.Инвалидлар турында без еш кына мөмкинлекләре чикле кешеләр дип әйтәбез. Ләкин алар арасында физик мөмкинлекләре чикле булса да, рух һәм йөрәк ныклыгы, ихтыяр көче булган кешеләр дә күп.Безнең авылыбызда да бар андый кешеләр. Сәламәтлеге чикле булган, китапханәнең даими китап укучысы Валиева Розалия апаның янына фельшер белән барып, хәлен белешеп,кечкенә генә күчтәнәч биреп, китапларын алыштырып, журналлар биреп кайттык.
Без иң мөһиме, җылы карашка, таянычыбызга мохтаҗ кешеләр барлыгын онытмасак иде. Янәшәбездәге болай да үзләрен кимсетеп тойган дусларыбызга игътибарлырак булыйк, хәлләрен аңларга, күңел авазларын ишетергә тырышыйк, авыр тормышларына – терәк, сырхауларына – шифа, кайгы-хәсрәтләрендә юаныч булыйк.