Центральная библиотека

"Җылылык көтә җирдә һәр йөрәк"

#тугантелләрһәмхалыкларбердәмлегеелы
#Бикбауавылкитапханәсе
2 нче декабрь көнне Бикбау авыл китапханәсендә,инвалидлар декадасы уңаеннан "Җылылык көтә җирдә һәр йөрәк" дип аталган күргәзмә әзерләнде.Күргәзмәдә яралы язмышка дучар булган талантлы шәхесләребез Ф.Яруллин,К.Шәфыйкова китаплары белән беррәттән врачлар тормышын яктырткан,төрле авыруларны җиңгән кешеләр турындагы китаплар да урын алды.Бу китаплар һәммәсе яшәешнең мәгънәсен югалтмыйча тормышка өмет белән карарга өндиләр.
Инвалидлар Декадасының төп максаты-халык игътибарын,сәламәлегендәге кимчелекләр нәтиҗәсендә эшкә сәләтсез булган кешеләрнең проблемаларына юнәлтү,аларның ирекләрен һәм хокукларын яклау,иҗтимагый тормышта катнашуларын булдыру.Шулай ук без бу атналыкта үзебезнең әхлакый сыйфатларыбызны да барларга тиеш.Ярдәм итәбезме без инвалид кешеләргә һәм ничек итеп аларга ярдәм күрсәтә алабыз?Җылы сүз,игътибар авыру кешеләргә беркайчан да артык булмый.