Центральная библиотека

"Бөтендөнья Спидка каршы көрәш көне"

#ВсемирныйденьборьбысоСПИДом
#Новомелькенскаясельскаябиблиотека
1 декабрь - Бөтендөнья сәламәтлек оешмасы игълан иткән Бөтендөнья СПИДка каршы көрәш көне. Бу көн ВИЧ – инфекциясе таралуын һәм ВИЧ – инфекция эпидемиясенең афәтле нәтиҗәләрен киметү өчен авыру турында халыкның хәбәрдар булырга тиешлеген искәртү көне булып тора. Бу дата ел саен бөтендөнья җәмәгатьчелеген ВИЧ – инфекциясе турында онытмыйча, бу авыруны йөртүче кешеләргә сабырлык күрсәтергә дә чакыра.
Сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау максатыннан
Яңа Мәлкән авыл китапханәсендә "Бөтендөнья Спидка каршы көрәш көне" исеме белән күргәзмә ясалды.
Максат:Яшьләргә Спид кебек афәтнең куркыныч булуын аңлату,статистика мәгьлүматлары белән танышу, материаллар белән таныштыру,мисаллар китерү.