Центральная библиотека

Халыкара инвалидлар көне

#ТугантелләрһәмХалыкларбердәмлегеелы
#Дәвекавылыкитапханәсе
1993 елдан башлап Халыкара инвалидлар көне билгеләп үтелә. Инвалидлар турында без еш кына мөмкинлекләре чикле кешеләр дип әйтәбез. Ләкин алар арасында физик мөмкинлекләре чикле булса да, рух һәм йөрәк ныклыгы, ихтыяр көче булган кешеләр күп. Авылдашыбыз Хасанов Минзаһир абый шуларның берсе. Беренче группа инвалид, күзләре начар күрә, ә үзе җор телле, һәрвакыт ачык йөзле. Аңа алдагы көндә бары тик сәламәтлек кенә телибез.