Центральная библиотека

"Әнием-син күңел кояшым!"

#тугантелләрһәмхалыкларбердәмлегеелы
#Әтрәклеавылкитапханәсе
Җир йөзендәге иң кадерле, иң мәрхәмәтле,иң сабыр, иң изге кешеләр булган- Аналар көне уңаеннан, Әтрәкле китапхансендә балалар "Әнием-син күңел кояшым!" дип аталган рәсем конкурсында катнаштылар. Шайхразиева Инзилә, Шигабиева Айсылу, Ахметова Әминә, Нотфуллина Амелия кадерле әниләрен шулай итеп котладылар.Мәдәният йортында "Сердәш", һәм "Балкыш" клуб берләшмәләренә йөрүчеләр көче белән, Р.Хөсәенованың "Табылдык" комедиясе сәхнәгә куелды. Артистларыбызга да,тамашачыларыбызга да бәйрәм чарасы бик ошады. Сабый баланы җир йөзенә тудырып, аны тәрбияләп чын кеше итеп үстерүче Әниләребез һәр гаиләдә дә кадерле булсыннар дигән теләктә калабыз.