Центральная библиотека

"Белешмә әдәбият дөньясы"

#тугантелләрһәмхалыкларбердәмлегеелы
24 нче ноябрь көнне Әтрәкле авыл китапханәсендә "Белешмә әдәбият дөньясы" исемле китап күргәзмәсе ясап куелды һәм укучыларга тәкъдим ителде. Китапханәче китапханә фондында булган бик күп төрле белешмә әдәбият : энциклопедияләр ,сүзлекләр, "Кем ул,нәрсә ул?" китаплары белән якыннан танышу үткәрде. Укучылардамондый төр китаплар бик кызыксыну уята, чөнки аларда күп мәгълумат тупланган.
Чараның максаты: китапханәдә тупланган фонд белән тулырак таныштыру,бик күп кешеләр, галимнәр, язучылар туплаган төрле мәгълуматны укучыларга җиткерү.